Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпованың улын автобуста күргәннәр…

Танылган алып баручы, режиссер, сценарист Зәмирә Рәҗәпованың олы улы Аязны шушы көннәрдә автобуста күргәннәр. Шуннан ни, диярсез…

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпованың улын автобуста күргәннәр…
"Татар-информ" архивы

Күргәннәр дә, Зәмирә ханымга болай дип язып җибәргәннәр: «Сезнең улыгызны автобуста күрдем. Тренировкадан кайтып килә иде бугай. Челтәрле бизнеста акча күп эшлим, дигән буласыз. Ә мескен бала автобуста сөйрәлеп йөри. Машина йөртүче ялларга яисә таксига түләргә хәлегездән килмимени?» Моңа җавап итеп Зәмирә: «Минем хәлемнән килә, ә Аязның — юк. Әлегә эшләп күрсәтмәгән», — дигән һәм инде тәмам зур егет булган улының фотосурәтен инстаграмга куеп, түбәндәге эчтәлектә пост урнаштырган. 

«Бу сүзләрдән соң кемдер миннән «ел әнисе!» дип көлер, ә кемдер мине саранлыкта гаепләр. Ләкин минем моңа үз фикерем, үз аңлатмам бар. Беренчедән, Аяз — ир-егет һәм инде ул көндәлектәге вак-төяк мәшәкатьләрне генә хәл итәрлек яшьтә. Ул үз өстендә җаваплылык тоя, үз көнен үзе планлаштыра белергә тиеш. Икенчедән, тормышта гаҗәеп, без уйламаган, без көтмәгән төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мисал өчен, машина йөртүче килмәде, ә әнисенең телефоны «недоступен», ди. Бу очракта Аяз нишләргә кирәк икәнен тәгаен белә. Бала төрле ситуациягә әзер торырга тиеш, минемчә. Улым тормышның ипи белән балдан гына тормаганын үзе дә яхшы белә. Өченчедән, баланы артык иркәләп үстерү беркайчан да яхшыга алып бармый!

Дөрес, күз ачмаслык буран, начар һава торышы булса, тренировкага нык соңга кала яисә анда кичкә кадәр тоткарлана икән, әти-әни һәрвакыт ярдәмгә әзер.

Әллә мин ялгышаммы? Ничек уйлысыз, иркәләргәме, тормыш кыенлакларын үзе җиңәргә өйрәнсенме?» — дип сорый Зәмирә «подписчик”ларыннан. Уйга баткан әни кешене барысы да хуплый. 

«Үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнсеннәр. Бу сезгә өч ир бала әнисе киңәше. Ә ул малайларга хәзер 30, 36, 38 яшь», 

«Зәмирә, сеңлем, син — чын хатын-кыз, әни һәм дә ир хатыны. Малайның автобуста утырып йөрүнең нинди хурлыгы бар? Шәһәрнең күп кешесе шулай йөри. Машинасы булмаганы да, булганы да утыра… Аязның әле киләчәктә, Алла боерса, самолёты да булыр, утырып очасы көннәре алда»,

«Бүген миңа 60 яшь. Мәктәпкә ун ел дәвамында көн саен алты чакрым юлны җәяү йөрдем. Гомеремнең шул өлеше өчен мин хәзер дә Ходайга рәхмәтле…»

«Ник, бай балаларына автобуста йөрергә ярамыймыни? Кешегә гаеп табарга сәбәп кенә булсын»,

«Бу халыкка берничек ярап булмый. Яшьләр бит әти-әни канаты астында гына яшәми. Ул бит инде зур егет. Кызлар янына, кинога барганда да илтеп куяргамы?»

«Ялгыш адымнан сакларга, кирәк чакта киңәш бирергә әти-әнисен барын белеп үссә дә, үз көчен бәяләрлек булырга тиеш бала. Игътибар иткәнегез бармы икән, кабыктан чыгарганда агыннан аерып алсаң, йомырканың да сарысы тарала», — дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100