Замирә Рәҗәпованың нәни улына яулыкны кем бәйләгән?
Әби белән һәм әни белән яшәгәндә нәни балаларның киеме төрлечә була.
Инстачылар берсүздән, "точно шулай" ди. Әби бит баланы җылы итеп киендерә. Замирәнең улы да әбисендә вакытта башына яулык бәйләп йөри. Колагына да, башына да салкын тими. Баланың өстендә дә җылы кофта.
Сабыйлар әнисе белән булганда исә матур һәм модалы киемнәр киенә. Замирә дә нәкъ шуңа ишарәләп булса кирәк, ике фотоны чагыштырып инстаграмга куйган.
Инстачылар малайга яулык яптыруны кыз бала кирәгенә дә юраган. "Әби кыз онык тели", дип тә язып калдырганнар.