Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпованың “Минус 10 с Замирой” ябыгу программасын сүз иткәннәр

Шоу-бизнесның танылган алып баручысы, сценарист һәм режиссер Замирә Рәҗәпова үзенең инстаграм битендә “Минус 10 с Замирой” хештегы белән ябыгу программасын алып бара. Әмма Зәмирәгә аяк чалырга теләүчеләр бар икән.

news_top_970_100
Замирә Рәҗәпованың “Минус 10 с Замирой” ябыгу программасын сүз иткәннәр

– Ябыгу программасы белән шөгыльләнүемә инде дүртенче ай китте. Мин үзем шушы программа белән ябыктым. Нәтиҗәдә, минем кыяфәтем үзгәрде. Мине ябыгырга җырчы Лилия Муллагалиева чакырды, ул вакытта программаны Резедә Шәрипова алып бара иде. 

Хәзерге вакытта мин 55 кг авырлыкта. Гел шул ук авырлыкны тотарга тырышам. Минем өчен ул норма. Ябыгу программасының төп кагыйдәсе дөрес тукланудан гыйбарәт. Бездә дөрес туклану дигән әйбер юк бит, Нәрсәнедер иртә белән, төшке ашта ашарга ярый, ниндидер ризыкны йокларга ике сәгать кала ашарга була. Ул программаның үзенчәлеге шунда - дөрес ашаудан тыш, анда коктейль куллану да каралган. 

Кайвакыт миңа кайбер кешеләр “ул коктейль зыянлы, фәлән-төгән”, дип яза. Минем инстаграм битенә кереп, кулланучыларга “кулланмагыз, агуланасыз!” дип язалар. Шундый кешеләргә бик тә аптырыйм. Кешедә эше булса да, аның кулында бернинди дә дәлиле юк бит! Әгәр дә чын-чынлап берәр продуктны алып, агуланып, табибтан күрсәтмәләр алып, халыкка җиткерелсә, мин, һичшиксез, “ул продуктны ала күрмәгез, сак булыгыз!” – дип кисәтер идем.

Кешенең тормышына кысылуны мин тәрбиясезлек дип саныйм. Шундый хәл, мәсәлән, улым Аязның хоккей белән шөгыльләнүе вакытында да күзәтелә. "Сез балагызны ник хоккейга җафалап йөртәсез?" - дип еш кына сорыйлар. Нәрсә дип әйтим инде бу кешегә? Минем баламны ул күрмәгән, аның белән сөйләшеп тә карамаган, ничек яшәгәнен дә белми ул. Яисә “бу күлмәгегезне кимәгез” дип әйтәләр. “Сезгә күбрәк күренәдер инде”, дип җавап бирәм. “Сез мине, мөгаен, яхшырак беләсездер, миңа нәрсә эшләргә кирәген беләсездер”, дим. Бу хәл миндә генә түгел, күп кенә артистларда да шулай. Ул кешеләргә үзегезнең тәрбиягез турында уйлансагыз иде дип җавап бирер идем, - дип сөйләде Зәмирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100