Замирә Рәҗәповага күп итеп эш кушканнар: "Үгезгә чөгендер тура, казларны эчке абзарга ябарсың, аксак үрдәкне су буена күтәреп алып төш, сыерларны төшеп ал"
Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова инстаграм битендә сеңлесе белән балачакта сыер сауганы, печән җыйганы һәм көнкүрештә әнисенә ничек итеп булышканы турында пост итеп язган. “Без бит әтисез үстек”, - ди ул. Дәвамын сез дә укыгыз.
“Мин 7 класста укыганда, әнинең кулы сынды. Абзарда ике сыер, әни мине сыер саварга утыртты. Әллә ят кул булгангамы, әллә озак маташканга сыер чыгымчылап ала, коерыгы белән шап-шоп биткә бәрә, кулның көче җитми, беләк буйлап сөт ага. Маташа торгач, яшь тананы чак савып бетердем. Олы сыерны саварга әни кемнедер чакырды. Әнинең кулы төзәлүгә, мин шактый гына сыер саварга өйрәнгән идем инде. Шуннан башлап, тора бара сыер саву сеңлем белән безнең җилкәгә күчте.
Без бит әтисез үстек... Ләкин авылда әни, башкалар белән беррәттән, хуҗалык тотты. Ике сыер, кышлаган үгез, 7-8 баш сарык, каз, үрдәк, тавык....малны үрчетү генә түгел, аны бит әле ашатырга, ризык юнәтергә кирәк.
Без 5нче класстан ук печәнгә йөри идек. Элек бит авыл печәнгә төшкән мәл, ул бик кызык иде. Сигнал булмыйча беркем дә печәнгә төшми. Безнең яклар ялан-кырларга бик бай, кайда телисең, шунда чап. Ләкин, авылда элеккедән килгән гадәт, печәнгә дигән сөрән булмыйча, беркем дә печәнгә төшми.
Кичтән печәнгә төшәбез, дигән сөрән авыл буенча яшен тизлеге белән тарала. Ул кичне авыл гөж килә, чалгы, сандал, янаугыч (үткенләгеч) – алар инде күптән әзер. Авыл ниндидер бер дулкынлану белән иртәгәге көнне көтә. Кичтән печәнчеләр өчен, дип махсус тәмнүшкәләр пешерәләр, бөтен кешенең телендә печән. Икенче көнне иртә таңнан авылда мәшһәр куба, кемгә нинди транспорт бар (ул вакытта транспорт авылда чамалы), бөтен кеше печәнлекләргә агыла.
Сөн буе, Сыза чокыры, Солтанай, Саз буе, Иске авыл, Миләшлек асты, Тарлау, Каенлы күл... Иртәнге сигезләрдә авыл тып-тын кала, әйтерсең, бөтен авыл чыгып киткән... Безнекеләр дә Сөн буена төшеп китә. Безнекеләр диюем, әни дә җизни (аңа мең рәхмәт) һәм безнең белән бер тирәдә чабучы бер-ике гаилә. Әни чыгып киткәндә безне уята һәм тезә генә... Келәттә комбикорма, бакчада тавыкларга пешкән бәрәңге, үгезгә чөгендер тура, казларны эчке абзарга ябарсың, аксак үрдәкне су буена күтәреп алып төш, кич җиделәрдә төшеп алырга онытма,сыерларны күпер буеннан төшеп ал, тана Түбән очтан кайта белми, яшелчәләргә су сибегез, холодильниктан ит чыгарып калдырдым, сигезләргә ашың әзер булсын, токмачыңны ике күкәйгә бас, кичә ашың сыек иде, мунча тастымалларын сыгып куй”. “Дәвамын языйммы?” – дип сораган Замирә.