Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпова: «Пычак астына керсәм генә…»

Журналист, режиссёр Замирә Рәҗәпова инстаграмда күп «чәйнәлә» торганнарның берсе. Бу юлы аны тазаруда гаеплиләр…

news_top_970_100
Замирә Рәҗәпова: «Пычак астына керсәм генә…»
Александр Эшкинин

Чынлап та, кайсы бер кешегә истаграмда һәр язганына, һәр куйган фотосына җылы эчтәлектәге комментарийлар гына килә. Ә кайберәүләргә… тозы-борычы белән сибәләр. Замирә дә соңгылары рәтеннән. Шуңадырмы, аның аккаунты кызыклы, тере, җанлы, минемчә. Соңгы постында ул үзен «симез», «дуңгыз кебек» дип мыскыллаучыларга бер тутырып, әйбәтләп, тәфсилләп җавап биргән.

«Җәмәгать, бигрәк тә хатын-кызлар! Сөйләшик әле бер рәхәтләнеп.

Нишләп сез миңа шундый ямьсез сүзләр язасыз?! «Тазаргансың!», «дуңгыз кебек», «симез»… Сез мине бу хакта белми, дип уйлыйсызмы? Соң мин бит ул корсакны бәлеш ашап үстермәгән. Мин бит өч бала анасы. Әйе, бу мине дә борчый. Әллә минем нечкә билле буласы килми, дип уйлыйсызмы? Ләкин диастаз (русчалап әйткәндә — расхождение брюшных мышц), операция белән генә җыела. Аны ачып тегәргә кирәк! Моны мин пычак астына кереп, кенә төзәтә алам. Тик әлегә моны эшли алмыйм, чөнки балам кечкенә, гел кулда, Аллага шөкер, үсәбез, авырлыгы да бар. Төннәрен кайчак, сәгатьләр буе тирбәтәм, ә операциядән соң бу мөмкин булмаячак.

Аннары, мина бит инде егерме дә, хәтта утыз да түгел, 42 түтәгезгә! Хәзер регенерация да әкеренрәк бара. Пролактин дигән гармон да билдәге майлардан арынырга бирми, чөнки организм өчен мин — бала имезүче ана, димәк, ул мине саклый, сөт бирерлек булсын, дип тырыша. Не все так просто, урыс әйтмешли.

Сез бит күбегез бәби тапкан хатыннар, мине сез башкаларга караганда да ныграк аңларга тиеш. Өстәвенә, күп кенә әнә шундый хат авторлары үзләре үк миннән күпкә өлкәнрәк таза-таза хатыннар…

Аңлыйм, баладан сон икәнне дә беләсез, мине кимсетер өчен, кеше алдында әйтеп, мыскыллар өчен язганыгызны да аңлыйм. Шулай итеп үзегезгә бер ничә секундка рәхәтлек алганыгызны да беләм. Ләкин, дускайларым, бу мине — бәхетсез, сезне бәхетле итми. Ә ике яктагы фәрештә барысын да күреп, язып бара. Шуңа да, Леопольд әйтмешли, «әйдәгез тату яшик»!!!

PS: Бу постны язганда, усал телле апаларның минем борчылуымны күреп сөенүләре дә куркытмый. «Эхэээ», дип кулларын ышкып куюлары да нипачум… Чөнки, мин кем өстенрәк, дип ярышмыйм. Үз урынымны һәм үз бәһамне беләм. Сүз башы бит Шүрәле, кеше булып калыйк!» — дип ачынып язган Замирә соңгы постында.

Әлеге язмасы астында исә аны яклап бик күп җылы сүзләр язганннар. «Бер дигән матур син, Замирә. Кеше сүзләренә игътибар итмә», «Кешеләрнең эчендә җан түгел, кара елан яши хәзер. Яшә типтереп. Шәрәпҗан әйтмешли, «не волнавайся!», «Нигә аларга вакытыңны әрәм итеп язып утырасың, тапкансың акланыр нәрсә. Илсөя Бәдретдинова әйтмешли, бәхетле булсыннар…», «Адәм зуры кеше зурлар, адәм хуры кеше хурлар, ди халык мәкале. Сәламәт булыйк!», «Аңламыйм, ник кешегә теләсә нәрсә язып, йөрәген яраларга. Өч көнлек дөньяда», «Иң мөһиме, исәнлек… Ябык булам дип кенә, күрәләтә пычак астына кереп ята алмый инде өч бала анасы», «Замирә, сезнең кебек булырга кирәк әле», — дип тынычландырганнар аны инстадуслары. Җырчы Нурзәдә дә: «Аптырыйм инде, ничек туймыйлар икән. Кешенең кәефен бозып, тынычлап йоклап буламы икән… Хатын-кызның бит инде яше барган саен организмы үзгәрешләр кичерә. Өч бала тапкан әни кешегә шундый ямьсез сүзләр язырга ничек куллары бара», — дигән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100