news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпова әни булды!

Популяр алып баручы Замирә Рәҗәпова белән музыкант Максим Куприяновлар гаиләсендә зур шатлык — бүген якты дөньяга аларның кызлары Камилә туган. Бу хакта Замирә Рәҗәпова Инстаграм битендә хәбәр итте.

news_top
Замирә Рәҗәпова әни булды!
Солтан Исхаков

«Камилә Максовна сәлам әйтергә кушты. Әлхәмдүлилләһ», — дигән Замирә Рәҗәпова. «Кызыбыз өчен рәхмәт, матурым! Яратам сезне», — дип язган Максим Куприянов.

Продюсер Миләүшә Айтуганова: «Камилә! Котлыйм! Чын күңелдән! Минем дә Камилә бит», — дигән. «Шул вакытта ук Камилә күңелгә кереп калган иде. Эш вакытында шалтыратса, Сез телефоннан аңа шундый йомшак, матур итеп: „Камилә, кызым“, - дип дәшә идегез. Гел үзгәрә идегез. Рәхмәт теләкләрегезгә», — дип җаваплаган Замирә Рәҗәпова.

Инстачылар Замирәгә изге теләкләрен юллаган: «Бәхетле сабый булсын! Ихлас күңелдән котлыйбыз! Тигезлектә, муллыкта үстереп, игелекләрен күрегез! Әбиләр әйтмешли, үзегез тапкан балаларны үзегез үстереп, бәхетләрен күрегез», «Ооо, сөбханаллаһ. Менә ичмасам шатлык! Искиткеч матур көндә көтеп алынган кыз бала! Бәхетләре күп булсын, гомерләре озын булсын! Аллаһы Тәгалә үзе сакласын сезне», — дип котлаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар