Замирә Рәҗәпова кыяр-помидор тозлау, компот ясау өчен махсус йорт төзи
Замирә Куприянованың “Инстаграм”ын карап баручылар күрәдер: Замирә урман кочагындагы бик матур җирләрне видеога төшерә дә, “безнең авыл”, “безнең урам”, “монда төзелеш бара” дип сөйли.
“Татар-информ” хәбәрчесе Замирәдән әлеге авылда нинди төзелеш баруын сорашты.
– Без әле мунча төзү белән шөгыльләнәбез. Мунча гына түгел, зур кунак йорты булачак инде ул. Бөтенесе дә шунда булсын дибез. Мунчасы да, кухнясы да, ял итү бүлмәләре дә. Мин үзем байтак гомеремне кухняда үткәрә торган кеше булгач, хыялым компот, салатларны, көйдерә-яндыра торган әйберләрне фатирда түгел, шунда әзерләү. Җәйге кухня итәргә уйларыбыз.
Быел әзер булыр дип уйлыйбыз инде, шуңа тырышабыз, көне-төне шунда ятабыз, - диде Замирә.