Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпова: Концерт өчен акчамны бер елдан артык ала алмыйм

Шоу-бизнеста танылган алып баручы, режиссер Замирә Рәҗәпова бер ел элек үткән концерт өчен хезмәт хакын ала алмый йөри икән. Алай гына да түгел, Замирә сүзләренчә, концертны оештырырга заказ биргән ханым акчаны түләргә җыенмый да! Болар хакында тулырак Замирә Рәҗәпова “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

news_top_970_100
Замирә Рәҗәпова: Концерт өчен акчамны бер елдан артык ала алмыйм

– Замирә, бу хәл кайчан булды?

– Бу хәл бер ел элек чамасы булды, без концерт оештырган идек. Аның режиссеры, сценаристы, ягъни җаваплы кешесе мин булдым. Концертта “Мирас” ансамбле һәм башка бик күп артислар катнашты, хәтта махсус лазер-шоулар оештырылды. Беләсездер, лазер-шоу – ул бик кыйммәтле күңел ачу!

– Бәяләр килешенгән идеме?

– Бәяләр алдан сөйләшенгән иде. Концерт үтте, ә ул хатын безгә хезмәт хакын түләргә җыенмый! Бүгенге көнгә кадәр һаман вәгъдә итә. Күрешкәч тә, “тиз генә түли алмыйм, телевизорымны биреп торыйммы?”- ди. “Юк, миңа сезнең телевизорыгыз кирәкми”, - дидем.

Замирә Рәҗәпова расписка да алган булган: “Беркөнне мин аны Корстонда күрдем, “акчам юк, мин хәерче, бурычларга баттым”, - дип акланды ул хатын. “Сез акча юк дип әйтәсез, карап торышка бер дә алайга охшамаган”, - дидем. Распискасы булгач, эзенә төшмичә булмас!

– Хокук органнарына мөрәҗәгать итәргә җыенмыйсызмы?

– Мөрәҗәгать итәсе булыр, чөнки катнашучыларгахезмәт хакларын түләп бетерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100