Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпова: “Ирегез урысмы, татармы?” – дип аптыратып бетерәләр, кемнең кемдә нинди эше бар?"

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың ирен еш кына рус милләтеннән дип тәнкыйтьлиләр, ә алып баручының үзенә “постларыңны рус телендә язасың”, дип комментарийлар язалар. Замирә Рәҗәпованың ире кайсы милләт кешесе? Замирә Рәҗәпова шушы һәм башка сорауларга “Татар-информ” хәбәрчесенә ачыклык кертте.

news_top_970_100
Замирә Рәҗәпова: “Ирегез урысмы, татармы?” – дип аптыратып бетерәләр, кемнең кемдә нинди эше бар?"

– Замирә, соңгы арада кайберәүләр иреңә “урыс бит ул” дип ябыша. Кайсы милләттән ул? – дип тә сораулар яудыралар. Бу кешеләргә ничек җавап бирер идең?

– Бу иң еш бирелә торган сорау. “Сезнең ирегез урысмы, татармы?”, – дип аптыратып бетерәләр. Кемнең кемдә нинди эше бар? Урыс – кеше түгелмени? Урыс булса, татар булса, чуваш булса нәрсә булган? Мин зоопарктагы берәр маймылга кияүгә чыксам, сораулар яудырсалар, аңлар идем. Әмма минем ирем бит Кеше! Ул чын татар кешесе. Милләт буенча дискриминацияне бөтенләй аңламыйм. Урыска чыксам да, татарга чыксам да, аннан гына татар телен саклап калып булмый бит! Иреңнең нинди милләттән булуы телне саклап калуда роль уйнамый. Сәясәт белән шөгыльләнүче махсус кешеләр бар. “Замирә урыска кияүгә чыккан” дип кенә Дәүләт Думасы татар телен юкка чыгарырмы?

– Инстаграм битеңдә кайбер постларың рус телендә генә чыга. Моның сәбәбе нидә?

– Кайвакыт, миңа “нишләп син русча гына сөйләшәсең?” диләр. Беренчедән, минем инстаграм битемдә даими укып бара торган берничә мең кешем бар. Миңа рус кешеләре дә язылган икән, мин алар да аңларлык телдә язарга тиеш бит инде! Икенчедән, әгәр мин инглиз телендә язсам, “о, бу инглиз телен белә, мактана” дип язачаклар. Киресенчә, рус телен дә, татар телен дә яхшы белүең белән горурланырга кирәк. Телләр белүнең нинди начарлыгы бар? Телләр белү безнең җәмәгатьчелектә хуплана. Рус телен белүнең нинди начарлыгы бар? Бары тик татарча гына язар өчен, җәмгыятьне тулысынча үзгәртергә кирәк. Минем балаларым ике телне дә камил белә икән, мин моның бернинди дә зарарлыгын күрмим. Татар телен дә, рус телен дә камил белергә кирәк.

“Телим икән, русча сөйләшәм, телим икән, татарча сөйләшәм. Беркемнең дә монда эше юк. Әгәр дә мин телевидениегә чыгып, татарча сөйләр урынга, русча сөйлим икән, алар мине гаепләргә мөмкин”, - дип җавап бирде Замирә Рәҗәпова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100