Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпова чит илдә чемоданын югалтып, күлмәкләр һәм туфлиләрсез калган

Бу көннәрдә Испаниядә ял итүче Замирә тәти күлмәкләремне, үкчәле түфлиләремне кия алмам дип борчыла.

news_top_970_100
Замирә Рәҗәпова чит илдә чемоданын югалтып, күлмәкләр һәм туфлиләрсез калган
Замирә Рәҗәпова диңгез кырыенда басып торган фотосын инстаграмга куйды. Фото янына югалган чемодан турында язып калдырган.

"Ә чемодан һаман юк! Италия ошады аңа, һаман Миланнан килеп җитә алмый. Беренче ике көнне бик борчылдым, тәти күлмәкләремне кия алмыйм, үкчәле туфлиләрдән Ибица брусчаткасында йөрисе килгән иде. Аннары тукта әле син дип әйттем. Син дөньяның иң матур, рәхәт утрауларының берсендә, янәшәдә җылы иркә диңгез, тәм- томнардан рестораннарда таулар өелгән, янәшәмдә Макысым. Ике көн дәвамында ике гениаль шәхес бизнес тренингларда күп нәрсәгә күзне ачты... мин Испания кояшы астында кызынып йөргән арада, бизнес үсешен дәвам итә, балалар Әни кулында.... тагын ни кирәк?!!! Аллаһнын ачуын китермә синьора Куприянова, рәхәтләнеп ләззәт ал, дидем дә, шундый рәхәт булып калды. Бу оҗмах өчен, югалган чемодан бик аз бәя, баш исән булсын", дип язып куйган ул.

Инстачылар да Замирәне юата. "Баш бәласе түгел, кайтыр чемоданыгыз", диләр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Э чемодан хаман юк! Италия ошады ана, хаман Миланнан килеп житэ алмый. Беренче ике конне бик борчылдым, тэти кулмэклэремне кия алмыйм, укчэле туфлилэрдэн Ибица брусчаикасында йорисе килгэн иде... Аннары мэйтэм, тукта эле... син доньянын ин матур, рэхэт утрауларынын берсендэ, янэшэдэ жылы иркэ дингез, тэм- томнардан рестораннарда таулар оелгэн, янэшэмдэ Макысым , ике кон дэвамында ике гениаль шэхес бизнес тренингларда куп нэрсэгэ кузне ачты... мин Испания кояшы астында кызынып йоргэн арада, бизнес усешен дэвам итэ, балалар Эни кулында.... тагын ни кирэк?!!! Аллахнын ачуын китермэ синьера Куприянова, рэхэтлэнеп лэзэт ал, дидем дэ, шундый рэхэт булып калды. Бу ожмах очен, югалган чемодан бик аз бэя, баш исэн булсын. Хэерле , рэхэт кичлэр, дуслар!!! #Аллагашокер 

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100