Кичә Чаллы халкы уникаль табигый күренеш – метеорит төшү шаһиты булды. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Күк җисеме 17:39 сәгатьтә күренгән. Ул җиргә җитмичә, атмосфераның тыгыз катламнарында тулысынча җимерелә, тавыш булмый.
Метеоритны акыллы домофон камералары төшереп алган, әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.