«Заманча әбиләр дип җырлагыз» - Айдар Рәкыйпов Резидә Шәрәфиева белән дуэт яздырган
Җырчы Инстаграм сәхифәсенә әбиләр турындагы клиптан өзек куйган.
Башкортстанның яшь җырчысы Айдар Рәкыйпов Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева белән дуэт яздырган. Җырның исеме дә үзенчәлекле — «Современный әбиләр» дип атала.
Инстачыларны җырны да, клипны да җылы кабул иткән.
Җырчының Ютуб каналында караучылар «Күңелле, дәртле җыр», «Җырыгыз да, тавышыгыз да, җырның мәгънәсе дә ошый. Ләкин! Татар теленә нигә рус сүзе кушарга кирәк?! «Бик заманча әбиләр» дип җырласагыз?! Мин үзем заманча әби, башкалар ничектер…» - дигән комментарий да калдырганнар.