Замана Робин Гуды: Астана банкында тотаклар алган ир мохтаҗларга акча бирүне таләп иткән
Бүген Казахстан башкаласында бер ир-ат Kaspi Bank банк бүлекчәсенә бәреп кереп, берничә кешене тоткынлыкка алган һәм ишекне бикләп куйган, дип яза newstoday24.ru порталы.
Анда утлы корал була. Ул таләпләрне үтәү өчен 3 сәгать вакыт биргән. Ә таләпләре шундый – банк бүлегендәге барлык активларны инвалид балаларга, ярлыларга һәм мохтаҗларга күчерүне таләп итә. Таләпләр үтәлмәсә, «тоткыннарны үтерәм!» дип янаган.
Банкны басып алучы белән Казахстанның эчке эшләр министры Марат Әхмәтҗанов сөйләшә. РБК хәбәр иткәнчә, банкны басып алучының исеме – Алихан Морадов, аңа 30 яшь. 2013 елдан бирле ул наркодиспансерда исәптә тора һәм 2 тапкыр җинаять эшләре буенча шикләнелә.
Социаль челтәрләрдә бу ир турында: «Замана Робин Гуды, әмма дурак», – дип язалар.