Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Замана әбиләре: яулык бәйләгәннәр, күлмәк кияргә онытканнар» - Данир Сабиров көлдерә

Юмор остасы Данир Сабиров кызлары Мәрьям һәм Дания белән яхшы кәеф өләшә.

news_top_970_100
«Замана әбиләре: яулык бәйләгәннәр, күлмәк кияргә онытканнар» - Данир Сабиров көлдерә
Александр Эшкинин

Данир Сабиров Инстаграм битендә кызлары белән әбиләр булып кыланып, яулыклар бәйләп, җырлый-җырлый биегәннәрен күрсәтте. «Гәйбәтче әбиләр! Балалар миңа тик-ток ачып бирде. Язылыгыз.

Берәр кызык нәрсә куярга кирәк дигәч, шушыны уйлап таптым», — дип язган ул.

Инстачылар Данирның кыланмышларын бик җылы кабул иткән, кәефләрен күтәреп җибәрүләре өчен рәхмәтләрен җиткергәннәр.

«Хыялыйлар, сезгә килешә», «Данир матур, кыз булса, тагын да чибәр булыр иде», «Данир, афәрин! Ир-атлар, үрнәк алыгыз!», «Рәхәтләнеп көлдем, бигрәк күңелле яшисез», «Замана әбиләре: яулык бәйләгәннәр, күлмәк кияргә онытканнар», «Хәзер концертларыгызны телефоннан гына карарбыз инде», «Сабировский әбиләр», «Булдырасыз, афәрин», — дип язганнар Данир Сабировка.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100