Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәкятне кем түләргә тиеш?

news_top_970_100
Зәкятне кем түләргә тиеш?
Салават Камалетдинов, архив

Татарстан Диния нәзарәте зәкят садакасы турында аңлатты.

Әлеге сәдаканы бирүнең мәҗбүрилеге турында Тәүбә сурәсенең 103нче аятендә китерелә:

Мәгънәсе: «(Рәсүлем! Зәкят бирергә тиеш булган мөселманнарның) Малларыннан аларны (гөнаһ керләреннән) пакьли һәм арындыра торган садака ал. Һәм аларга дога кыл. Һичшиксез, синең догаң – алар өчен бер тынычлану. Аллаһ – Ишетүче, Белүче».

Зәкят түләү өчен нисаб алтын буенча исәпләнә, аның минималь күләме 85 грамм алтынны тәшкил итә.

Шул рәвешле, әгәр дә балигъ булган, үз акылындагы мөселманның 85 грамм алтыны, яки шул алтын бәясе кадәр акчасы, яки сәүдә өчен шул бәядәге һәм кыйммәтрәк товары (‘уруд әт-тиҗара) барлыкка килә икән (бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны чигергәннән кала), аның нисаб өчен хисап елы башлана (ай календаре буенча). Ай буенча бер ел узгач, кешенең акчасы шул ук күләмдә калса, ягъни нисабка тиң булса яки ул артып китсә, аңа бу суммадан 2,5% (1/40 өлеш) күләмендә зәкят түләргә кирәк.

Зәкят тә, фитр сәдакасы һәм фидия кебек үк, адреслы ярдәм күрсәтүгә керә. Шуңа күрә бу төр сәдаканы ниндидер бүтән максатларга тотарга ярамый.

Фитр сәдакасы һәм фидиянекенә караганда, зәкят түләнә торган кешеләр исемлеге киңрәк. Анда халыкның шушы катламнары керә:

– фәкыйрьләр [нисабы булмаучылар, ягъни зәкят түләргә тиеш булмаучылар];

– хәерчеләр [ярлы һәм мохтаҗлар];

– зәкятне җыючылар һәм таратучылар;

– бурычларын түләргә хәленнән килмәүчеләр;

– Аллаһ юлында булучылар;

– мосафирлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100