news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Зәкят» хәйрия фонды оештырган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә

news_top

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясендә катнашырга чакыра. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Акция кысаларында Татарстанның күпбалалы һәм аз керемле гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак.

Мәктәп өчен кирәк-яраклар комплекты – рюкзаклар, канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар.

Акциядә катнашу өчен акчаларны zakyatrt.com сайты аша җибәрергә мөмкин. Аллаһы Тәгалә изге эшләрегезне кабуллардан кылсын! диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар