news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен башлап җибәрде

news_top
«Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен башлап җибәрде
Фото: ТР Диния нәзарәте сайты

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясендә катнашырга чакыра.

Акция кысаларында Татарстанның күпбалалы һәм аз керемле гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак.

Мәктәп өчен кирәк-яраклар комплекты үзгәрешсез булып кала: болар – рюкзаклар, канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар.

Акциядә катнашу өчен акчаларны zakyatrt.com сайты аша җибәрергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар