news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Зәкят» фонды Дагыстанда зыян күрүчеләргә ярдәм өчен акча җыя

news_top

Хәзерге вакытта Дагыстан Республикасы табигать бәла-казасыннан җитди зыян күрә. Аның төгәл масштабын бәяләү әлегә мөмкин түгел – вәзгыять бик киеренке булып кала. Кешеләр торак-йортсыз, мал-мөлкәтсез калган: җирле халыкны һәм йорт хайваннарын коткару эшләре дәвам итә.

Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды битараф булмаска һәм Дагыстан Республикасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашырга чакыра. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дагыстанга оператив ярдәм күрсәтү өчен түбәндәге материаллар һәм саклану чаралары кирәк:

  • су үткәрмәүче костюмнар;
  • махсус аяк киеме һәм перчаткалар;
  • авария-коткару җайланмалары;
  • шәхси коткару чаралары, коткару траплары, җиңнәр һәм баулар;
  • амортизацияләү һәм кабарту җайланмалары;
  • махсуслаштырылган очу аппаратлары;
  • автоүткәргечләр һәм авто-баскычлар;
  • кояш ярдәмендә эшләүче аккумуляторлар һәм башка төр аккумуляторлар;
  • башка киелә торган фонарьлар;
  • электр генераторлары;
  • суны зарарсызландыру таблеткалары;
  • консервалар һәм тиз әзерләнә торган боткалар һ.б.

Акча җыю Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондының рәсми сайты аша башкарыла: zakyatrt.com.

Ярдәм бары акчалата рәвештә генә кабул ителә. Барлык кирәкле әйберләрне сатып алу Дагыстанда башкарылачак!Ярдәм кулы сузучыларга Аллаһның рәхмәте ирешсен, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар