Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Закон язылмаган боларга": Алла Пугачева вокзал перронына кадәр машина белән кергән - видео

"Закон язылмаган боларга": Алла Пугачева вокзал перронына кадәр машина белән кергән - видео

news_top_970_100
"Закон язылмаган боларга": Алла Пугачева вокзал перронына кадәр машина белән кергән - видео
Россиянең халык артисты Алла Пугачева Мәскәүдәге тимер юл вокзалына перронга кадәр машина белән кергән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Юрмалага баручы Алла Пугачева, аның ире Максим Галкин поезд вагоны ишек төбенә кадәр машина белән килеп туктаган. "Мәскәү-Рига" поезды янында торган "люкс" класслы автомобильне видеога да төшереп алганнар. 
 
 

Җырчының бу гамәле тамашачыларны шаккаттырган. Примадонна белән кадрларны шаһитлар социаль челтәрләрдә тарата. Алар Пугачеваны пафослы булуда гаепли, "перронга ук китергәннәр, закон язылмаган боларга", дип яза инстачылар.

Күпләр исә Пугачеваның вокзалда машинада йөрүенә игътибар да итми, тәнкыйтьләп тә тормый. Алар җырчыга "хәерле юл" тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100