news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Зәкия, без синең белән бергә кайгырабыз»: Данил туган көнендә һәлак булган

news_top
«Зәкия, без синең белән бергә кайгырабыз»: Данил туган көнендә һәлак булган

Башкортстанның Әбҗәлил районында 46 яшьлек Данил Даутовны җирләгәннәр. Ул Украинада һәлак булган, дип яза mybashkortostan.ru сайты.

Данил Даутов туган көнендә – 10 февральдә һәлак булган. Махсус хәрби операциядә өлкән лейтенант вазифасында танк взводы командиры булып хезмәт иткән.

Данил авылда туган, Белорецкида интернат тәмамлаган, юрист булырга укыгач, тикшерүче булып прокуратурада эшләгән. Үз теләге белән фронтка киткән.

Социаль челтәрләрдә аның якыннарының кайгысын уртаклашып язалар.

«Бик кызганыч. Юмадил агайны искә төшердем. Ул безнең авылныкы иде», – дип язган Тайфә Мөхәметдинова.

«Зәкия, без синең белән бергә кайгырабыз. Сабырлык сиңа. Данилның мәңгелек йокысы тыныч булсын»,

«Җаны җәннәттә булсын,  Аллаһ сабырлык бирсен», – дип язганнар социаль челтәрләрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар