Закир Шаһбанның әнисенә: «Улың барыбер күрми, гармунга акча әрәм итмә»
Җырчының инстаграмда шәхси аккаунты барлыкка килде.
Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан инстаграмда ире Закир Шаһбанның шәхси битен ачкан. Анда җырчының тормышы, язмышы турында мәгълүмат белән танышырга, фотолар карарга була. Соңгы пост җырчының балачагына багышлана. Анда Закир Шаһбан үзенең ерак туганнары белән. Новосибирски шәһәрендә укыганда ул аларда үзенең ял көннәрен уздырган.
«Закирның әнисе — гади авыл хатыны. Фермада сыер сауган, балалары өчен яшәгән. Язмыш сынауларына сабыр итә-итә гомер иткән, бик шаян, теләсә кайсы мәжлеснең үзәгендә булган.
Закир тумыштан күрмәсә дә, әнисе төшенкелеккә бирелмәгән, улын чын кеше итеп күрәсе килгән. Ул аңа биш яшеннән гармун алып биргән. «Барыбер күрми бит, акча әрәм итмә», — диючеләр дә табылган, әлбәттә. Ләкин ана кешенең күңеле сизгәндер. Закир биш яшендә инде гармунда татар көйләрен үзлегеннән өйрәнә, уйный башлаган», — диелә анда.