Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Закир Шаһбанның хатыны иренең мөстәкыйль рәвештә нәрсәләр эшли алуын сөйләде

Шагыйрә иренең мөстәкыйль рәвештә нәрсәләр эшли алуы турында язган.

news_top_970_100
Закир Шаһбанның хатыны иренең мөстәкыйль рәвештә нәрсәләр эшли алуын сөйләде
https://www.instagram.com/gilusa_shahban/

Гөлүсә Шаһбанга тормыш иптәше турында сораулар күп киләдер, мөгаен. Ул иренең нәрсәләр эшли белүе турында Закир Шаһбанның инстаграмына пост куйган. «Компьютерны иркен куллана. Хатлар кабул итеп, җавап яза, аерым программалар ярдәмендә дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче дуслары белән аралаша, җырлар эзли, тыңлый, программалар куя. Бик күп китаплар тыңлый. Якынча биш йөздән артык китап тыңлаган, алар арасында детектив, философия, психология, эзотерика һәм башка жанрдагы китаплар бар.

Хәзерге вакытта 11нче айфон белән иркен куллана, коммуналь хезмәтләрне түләү өчен карточкадагы акчалар белән иркен идәрә итә.

Ерак араларга йөрүче поездда берүзе йөри.

Өйдә югалган әйберне эзләп табучы - ул.

Мәктәп программасын әйбәт белә. Математика, рус телендәге бөтен кагыйдәләрне белә, грамматиканың бөтен кагыйдәләрен исендә тота.

Башында меңнән артык телефон номеры саклана», — дип яза ул.

«Искиткеч бит бу!», «Афәрин!», «Ничек шундый хәтергә ия булып була ул», — дип соклануларын белдергән инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100