Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Закир Шаһбан “Кайда, син гармун?” җырын башкара

Закир Шаһбан “Кайда, син гармун?” җырын башкара.

news_top_970_100
Закир Шаһбан “Кайда, син гармун?” җырын башкара

"Кайда, син гармун?"
Харрас Әюп сүзләре, Зөфәр Хәйретдинов көе.


Чыңладың, гармун, моңландың, гармун,
Айлы кичләрдә тынмадың, гармун,
Үз итеп кенә сөйләдең безгә
Шул моңга кушып шатлыгың, зарың.

Әйтергә безгә оныттың бугай
Бу җирдә әле айрылу барын,
Ялгар идең син өзелгән моңны,
Кайда син, гармун, кайда син, гармун?

Кичләр дә җитә, айлар да калка,
Сагынып сине, дуслар да кайта.
Тик ятим күңел, өзелә үзәк
Яшьлек сердәшем гармуннан башка.

Язмышлар язган ачы сагышны
Таратыр иде синең тавышың,
Ник моңлы көйдә айрылды юллар,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?

Чыңласын гармун, моңлансын гармун,
Айлы кичләрдә тынмасын гармун,
Ярлар табышсын, парлар кавышсын,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100