news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Закир Шахбанның юбилеен бәйрәм итмәү турында: «Күңелдә концерт оештыру теләге калмады»

news_top
Закир Шахбанның юбилеен бәйрәм итмәү турында: «Күңелдә концерт оештыру теләге калмады»
Фото: Гөлүсә Шахбанның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Шушы көннәрдә җырчы, музыкант Закир Шахбан үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Бу уңайдан Закир һәм Гөлүсә Шахбаннар гаиләсенә: «Ни өчен зур концерт оештырмадыгыз?» – дигән сораулар да ешайган. Гөлүсә Шахбан, бу сорауга ачыклык кертеп, юбилей кичәсен уздырмауның ике төп сәбәбен атады.

«Закирның иҗатын яратучылар, бәлки, юбилей концерты көткәннәрдер. Концерт оештырмауның сәбәпләрен әйтеп үтәм.

Беренчедән, Яңа елдан соң әниебез бераз авырый башлады һәм 31 мартта бакыйлыкка күчте. Урыннары җәннәттә булсын. Закирның юбилей концертын уздырырга дип, 6 сентябрь «Чулпан» мәдәният үзәгендә көн алынган иде. Күңелдә концерт оештыру теләге калмады. Без ул чараны уздырмаска булдык. Минем өчен әнисез көннәр башланды», – ди ул.

Икенче сәбәп концертның зур чыгымнар таләп итүе белән бәйле.

«Без әле март башында уты да, суы да, газы да, ишеге дә, тәрәзәсе дә булмаган йортка, август аенда күчендек. Йортыбыз бик күп чыгымнар сорый. Ә Казанда бер концерт кую, киресенчә, чыгымнар таләп итә. Тамашачыны концертларга җәлеп итәр өчен күп еллар дәвамында концертлар куеп, традициягә әйләндерергә кирәк. Шуңа күрә концерт оештыруга кертәсе чыгымнарны өебезгә кертергә дигән карарга килдек. Алда әле очрашулар насыйп итсен. Бу – Закир сәхнәдән китә дигән сүз түгел. Милләткә хезмәт итүе дәвамлы булсын», – дип аңлаткан аның тормыш иптәше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар