Автор-башкаручы Закир Шаһбан тормыш иптәше, шагыйрә Гөлүсә Шаһбанның иң тискәре ягын атаган. Бу хакта үзенең сәхифәсендә Гөлүсә Шаһбан үзе яза.
«Бер концертта Закирга шундый сорау бирделәр. Мин сәхнә артыннан тыңлап торам. «Сез 4 тапкыр өйләнгән кеше буларак әйтегез әле. Башка хатыннарыгыз белән чагыштырганда, Гөлүсәнең нинди начар ягы бар?» – диләр.
Закир исә: «Гөлүсәнең бер генә начар ягы бар – көн-төн җигеп эшләтә мине», – диде.
Ничек уйлыйсыз, начар сыйфатмы ул?» – дип сораган ул язылучыларыннан.
Язылучылары, иҗатын яратучылар, Гөлүсәнең бу сыйфаты – бик кирәкле сыйфат, дигән фикердә. «Дөрес хатын», «Молодец, Гөлүсә, гел шулай тот», – дип мактаганнар алар аны.
«Шундый хатын булганда, яратып, яратылып яшәргә кирәк. Аллаһка шөкер, яныңда терәк бар», – дигәннәр.
Гөлүсәнең Закир Шаһбанның дүртенче хатыны булуын белмичә, бу фактка чынлап торып гаҗәпләнүчеләр дә булган.