Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Закир Шаһбан элекке хатыннары турында: «Берсен дә начар итеп искә алмыйм»

news_top_970_100
Закир Шаһбан элекке хатыннары турында: «Берсен дә начар итеп искә алмыйм»
социаль челтәрләр

Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннарның яңа сезон концертлары «Мин яраттым җирдә күп мәртәбә» дип аталачак. Ни өчен шулай исемләүләрен Гөлүсә Шаһбан сторисларында аңлата.

«Мин яраттым җирдә күп мәртәбә» дип аталачак быелгы концерт программабыз. Кем идеясе? Әлбәттә, минеке. Беркемнән дә яшерен сер түгел, мин – Закирның дүртенче законлы хатыны. Без 21 ел бергә. Үзенең тормышында булган хатын-кызлар турында Закир: «Аларның һәрберсе минем тормышымда үз ролен башкарды. Берсен дә начар итеп искә алмыйм, алар – үткәндә», – дип җавап бирә.

Ләкин җырларда, шигырьләрдә үткән тормыш юлларының чагылышын ишетергә мөмкин. Быелгы концерт программабызда да җыр, моң, шигьрият – һәр тамашачыны үткәндәге мәәббәтле елларга алып кайтачак, татлы хатирәләргә күмәчәк. «Юк» димә! Һәрберебезнең күңел почмагында иң кадерле серләр саклана торган сандыгы бар. Һәм аның булуы белән без бәхетле. Концертларда көтеп калабыз», – дип чакырган тамашачысын Гөлүсә Шаһбан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100