Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәп Фәрхетдинова йорты янында янгын чыккан – «Бездә пожар авиациясе юк микәнни ул?»

news_top_970_100
Зәйнәп Фәрхетдинова йорты янында янгын чыккан – «Бездә пожар авиациясе юк микәнни ул?»

Кичә Казанның Чехов урамында чыккан янгынны җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова тәрәзәсеннән күзәтеп торган.

«Әй Алла. Бездә тагын менә Вахит районында пожар. Гөрләп яна бу йортның түбәсе. Бездә вертолетлар белән аны шунда ук җимереп, су салып булмый микән. И Ходаем. Кара инде син, монда нинди хәл? Бездә пожар авиациясе юк микәнни ул? И Ходаем… Ну бит инде карап торалар, су да сиптермиләр, бу – нәрсәкәй инде», – дип дулкынлана күрше йортта яшәүче Зәйнәп Фәрхетдинова.

Соңрак җырчы тагын бер видео төшергән. Анда инде ялкынның бераз кимүе күренә, җырчы да бераз тынычлана төшкән.

«Чынлап та, бу түбәнең янып беткәнен көттеләр һәм әкрен генә су сибә башладылар. Димәк, янгын сүндерүнең технологиясе шундыймы әллә?» – дип кызыксына ул.

Искәртеп үтик, кичә кич Чехов урамында урнашкан 5 катлы йортның түбәсе янды. Ут 5нче каттагы фатирдан чыгып, йортның түбәсенә үрмәләгән. Дөрләп янган өйдән барлык кешеләр дә чыгарылды, алар вакытлыча яшәп тору урыннарына күчерелде, һәлак булучылар юк, дип хәбәр ителгән иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100