Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Марат Яруллинга: «Бүген шулай яшәргә кирәк»

news_top_970_100

Зәйнәб Фәрхетдиновага яшь җырчы Марат Яруллин оештырган «Тукран пати» бик тә ошаган. Казансу буенда Марат Яруллин яшьләрне җыеп, биетеп алган иде.

Артист үзе һәм командасы арбалы джип өстенә куелган кабартылган бассейндагы суда басып торып күңел ачты, тавыш көчәйткечләр аша яңа җырын рекламалады. Машинаны санаулы минутлар эчендә Марат Яруллинның фанатлары һәм башка яшьләр әйләндереп алды. Хәтта кайбер кызлар яраткан артистлары янына бассейнга кадәр кереп басты.

«Карале, шундый ошады миңа. Беренчедән, халык җыелды бит шунда. «Классно» килеп чыкты ул. Син, зур шәһәрдә үскән малай, Казанга килеп, Казанны шунда ук үз иттең. Шаккаттым. Бүгенге көндә ничек яшәргә кирәклеген, шәһәр кешесе, бигрәк тә сәхнә кешесе, үзен ничек тотарга кирәк икәнен аңлап алдың.

Шушылай, юк әйберне уйлап табып, шулай тәкъдим итүне бүгенге «серый» шәһәр тормышына яраклаша белү дип кабул иттем. Ә бүген шулай яшәргә кирәк. Синең ул чыгышыңнан үземә менә шундый нәтиҗә ясадым. Миңа бик ошады. Яшьләр, кызлар килгән», – дип мактап атты Маратны Зәйнәб апа. Марат Яруллин бу сүзләргә тыйнак кына итеп рәхмәт белдерде.

Эх… Ә Яруллинга кадәр шулай, тавыш көчәйткечләр тотып, машина өстендә рус җырчысы Элджей күптән йөргән иде шул. Эх...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100