Зәйнәб Фәрхетдинованың махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган җыры чыкты
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова «Яңа татар җыры – IV» бәйгесендә «Исән генә кайтчы, бәбкәм!» җырының премьерасын тәкъдим иткән.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган җырның авторлары: Фәридә Әхмәтнурова һәм Фәнәвис Дәүләтбаев.
«Күз яшьләрен тыеп булмый! Шулай бит?» – дип язылган «Ваһаповфест» сәхифәсендә.