Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинованың кыю бию хәрәкәтләрен караучылар арасында бәхәс чыккан

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинованың кыю бию хәрәкәтләрен караучылар арасында бәхәс чыккан
Фото: © «Татар-информ»

Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган видеода аның буй-сыны тел-теш тидерерлек түгел, озын җиңле һәм озын итәкле күлмәге хәситә белән бизәлгән, үзенә килешеп тора.

Әмма дә ләкин видеоны караучылар ике төркемгә бүленгән. Һәр тискәре комментарийга уңай җавап бирүче табылган. Шулай итеп җырчы бер комментарийга гына җавап биреп калган.

«Картая-картая акыл чыга инде», – дип язучыга: «Акыл булса, ә булмаса – нәрсә чыга?» – дип җавап биргән җырчы.

«Кеше олыгайган саен башы китә, мөгаен», – дигән комментарий язучыдан: «Нигә, үскәнем? Олыгаерсың әле син дә. Олы кешенең дә күңеле, җаны бар. Күңел бик картаймый шул. Бу – бер. Икенчедән, Зәйнәб ул кадәр карт түгел әле. Өченчедән, ул – артист. Аннан соң нишләгән әле ул кадәр. Бик килешле киенгән, кыю бию хәрәкәтләре ясый», – дип яклаган җырчыны берәү.

«Яшегез бар, кылана башладыгыз», – дип язучыга да: «Сез аның кебек булдыра алсагыз нишләр идегез? Молодец, Зәйнәб», – дип җавап язучы табылган

«Күптәнге видеодыр, ул хәзер алай ябык түгел. Төс-кыяфәт тә башкача», – дип язган игътибарлы тамашачы.

«Әгәр бу видео хәзерге икән – искиткеч образ. Күлмәк – сезне, сез күлмәкне бизисез. Гел шундый матур булып калыгыз, талантыгыз сөбханаллаһ», «Шәп ябыккансыз», «25 яшь», «40 яшь» дип яратып язучылар да бар.

«Кайнана килештерә», – дип төрттергән берәү, җырчының улы яңа өйләнүен искәртеп.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 март 2024
    Исемсез
    Көлке бит бу...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100