Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинованы сәхнәдә куркытканнар: «Ул кешене җилкә аша алып ыргыта яздым»

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинованы сәхнәдә куркытканнар: «Ул кешене җилкә аша алып ыргыта яздым»
социаль челтәрләр

Яңа ел кичендә үзенең туган яклары Азнакайда, чыршы янында чыгыш ясаганда, Зәйнәб Фәрхетдинова белән кызык хәл булган. Сәхнәгә әллә каян гына менгән бер кызмача ир-ат җырчыны арттан килеп кочаклап алган, мондый хәрәкәте белән җырчыны куркытып җибәргән.

«Арттан килеп кочаклаганын сизми дә калдым. Куркып, шул хуттан ул кешене җилкә аша алып ыргыта яздым. Әмма алай эшләмәдем, уңайсыз төшәр дип уйладым. Яңа ел чыгышы «кайнар» булды», – дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова бу турыда.

Кызык мизгелнең видеосы биредә:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100