Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова тамашачысын биюе белән шаккатырды. Чыгышының бер өзеген ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырды.
«Кавемнең баш шаманкасы бик тә мөһим вакыйга алдыннан биегән кебек булып күренә», – дип бәяләгән Зәйнәбне тамашачыларының берсе. Җырчы, бу фикер белән килешүен белдереп: «Шулай кебек килеп чыккан», – дип җавап язып калдырган.
Тамашачы Зәйнәб Фәхетдинованың биюенә генә түгел, образына да игътибар иткән. «Татар эстрада» төркемендә үз фикерен язучы 100дән артык кеше арасында җырчыны тәнкыйтьләүчеләр дә, яклаучылар да бар.
«Шаман дип торам», «Әллә нинди язычник биюе», – дип яза кайберәүләр. Ә кемнәрдер аны рус эстрадасының танылган җырчысы Елена Ваенгага да охшата.
Җырчыны үзен яшьләрчә тотуында гаепләүчеләр дә бар.
«Паспортын югалткан, олыгайгач, килешми инде»;
«Бии белмәгәч, биергә кирәкми»;
«Тавышы матур, сүз дә юк. Но кыланып йөрүе килешми бер дә. Яшьләр белән бергә атлыйм, дип уйлый. Үз яшеңдә бул», – дип язып калдыручылар да бар.
Икенче як, җырчыны яклый: «Һәркем үзенә ничек уңай, шулай тотарга тиеш, гаепләмәгез. Кайберәүләр ярым шәрә чыгып чинап, җырлаган булып йөри. Аларны бер дә күрмисез»;
«Зәйнәп ханым, бу видеоны монголлар күрә күрмәсен, алып китәрләр үзләренә. Мин яратам Сезне! Шуңа күрә бар да ошый инде миңа!»;
«Музыканы тоеп эшли. Бу өлкәне аңламаган кеше аның биюләрен икенче төрле кабул итәдер, бәлки», – дип тә язучылар бар.