Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдиновадан яңалык: «Куркып кына алындым»

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдиновадан яңалык: «Куркып кына алындым»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең юбилей концертларына әзерләнү кебек күңелле мәшәкатьләр белән йөри.

«Дөресен генә әйткәндә, бу концертларыма бик куркып алындым. Әлеге уйларым моннан 2-3 ел элек туса да, икеләнеп йөрдем. Ләкин шул вакытта минем иҗатташ дусларым, җырчылар мине хупладылар.

Авыр һәм катлаулы бу көннәрдә мине җыр hәм, тамашачым, син яшәтәсең!

Мин сезгә әллә нинди шик-шоу дигән нәрсәләр тәкьдим итмим, ләкин бер яклап та шоудан ким түгел, барысы да бик яхшы булачак!

Мондый концерт күрсәткәнем юк иде, чынлап та шәп була!» – дип вәгъдә итә җырчы.

Җырчының Мәскәүдә узачак концертында Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Филүс Каһиров, Марат Яруллин, Илнар Миранов һәм Марат Галимов белән Линара Батталовалар катнашачак. Уфа һәм Казан концертларында тормыш иптәше Зөфәр Билалов һәм улы Акбулат чыгышлары көтелә.

Концертларда Валерий Коротков җитәкчелегендәге инструменталь төркем уйный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100