Зәйнәб Фәрхетдиновадан премьера: «Яратылып һәм яратып яшә, һәр көнеңнең кадерен белеп»
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова «Тормыш җыр кебек» дигән иҗат җимешен тәкъдим итте.
Җырның сүзләрен Динә Камалетдинова, ә көен Марат Гали язган.
«Хак Тәгалә, җырлап яшәр өчен,
Парлы бәхет биргән иң элек.
Бер-береңне аңлап яшәгәндә,
Тормыш үзе матур җыр кебек.
Яратылып һәм яратып яшә,
Һәр көнеңнең кадерен белеп.
Яшәгәндә дөнья шундый матур,
Тормыш бит ул үзе җыр кебек...»