Зәйнәб Фәрхетдиновадан премьера: «Моңайма»: «Сүз белән аңлатып бетерә алмасам...»
«Сүз белән аңлатып бетерә алмасам, миңа ярдәмгә җыр килә», – дип язган Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Аның «Моңайма» дигән яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Безнең легендар кабатланмас Зәйнәбебезнең тагын бер матур, мәгънәле җыры туган. Уңышлар сиңа безнең яраткан моң патшабикәбез, машалла»;
«Һәрвакыттагыча шәп! Уңышлар сезгә», – кебек матур комментарийлар калдырган җырчының тамашачысы.