Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова алтын көздә туган мәхәббәткә багышланган җырын чыгарды. Ул «Алтын көз» дип атала. Аның сүзләрен һәм көен Венер Котдусов язган.
Җырчының иҗатын яратучылар яңа җырны «шәп» дип бәяләгән.
«Әй алтын көз, янар йолдызларым,
Ярсып ата юрый хыялларым:
Әй гашыйклар, әйтегез теләк,
Калмасын, дип, ялгыз йөрәкләр...»