news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Зөфәр белән бер-беребезне бик көнлибез»

Күптән түгел Филармония концертлар залында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың концерты булды. Концерт алдыннан «Интертат» хәбәрчесе җырчы белән сөйләшеп алды.

news_top
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Зөфәр белән бер-беребезне бик көнлибез»
Фото: © «Татар-информ», архив

Зәйнәб апа, сез еш кына стилегезне үзгәртәсез. Моны стилистлар белән эшлисезме, йә үзегездә дә дизайнерлык сәләте бармы?

Әлбәттә, башкаларда бик модалы, заманча киемнәр күреп, кызыккан бар. Тик образлар матур гына булырга түгел, ә буй-сынга да туры килергә тиеш бит. Килешкән кешегә – килешә, килешмәгәнгә – юк. Дөресен әйткәндә, мин стильләремне үзем сайладым, ә аннары белгечләр белән эшкәрттем. Соңгы матур костюмнарымны Гөлнара исемле кыз әзерләде. Материалларын үзем алдым, ә фасоннарын бергә эшкәртеп, әзерләп бетердек.

Зөфәр абый бу экспериментларга каршы түгелме?

Беләсеңме, Зөфәр абыең бер дә каршы түгел. Ул киресенчә: «Һаман озын күлмәк киясең, ки кыскарагын да», – ди. Кешегә читтән әйбәтрәк күренә бит. Миңа бер әйбер ошый, ә кырыйдан караганда, икенче төрле күренә.

Сез Зөфәр абый белән скандалларсыз, тыныч, матур гына яшәүче парларның берсе.

Скандалларсыз дигәндә инде, төрле чак булган бар. Килешеп бетмәгән әйберләр дә булгалады. Без сәхнә кешеләре, кызулык, эмоциональлек тә бар. Эмоцияләргә юл куярга ярамый, аларны тоткарларга кирәк. Ә яшьлектә андый чакларсыз булмаган инде ул. Бер абынасың, бер сөртенәсең, бер янасың, бер көясең, ә аннары тынычланасың. Андый мизгелләр тормышта күп булды.

Арагызда көнләшү булган бармы?

Әлбәттә, без бер-беребезне бик көнлибез. Каядыр кем белән булса да озаграк сөйләшеп торсам, көнли Зөфәр. Көнләшергә сәбәп тудырмаска кирәк. Баштарак кеше яшьлек гадилеге белән, колагын салындырып, ышанырга мөмкин. Яшь барган саен: «Миңа бу комплиментлар нәрсәгә кирәк иде инде?», – дип уйлап куясың. Артык комплимент та кирәкми. Яши-яши аңлыйсың, үзеңә-үзең бәя биргәндә генә, барысы да яхшы була. Кешенең сүзе – начармы ул, яхшымы, барыбер булырга тиеш. Иң мөһиме – үзеңне яхшы бел һәм үз юлың белән бар.

Гадәттә, гаиләдә бер кеше икенчесен җайлап тора. Зөфәр абый белән сездә дә шулаймы?

Әйе. Зөфәр абыеңның холкы бертөрле, минеке – икенче. Без бергә укыдык, шуңа мин аны студент чакларымнан ук беләм. Ул – бик төгәл кеше, аның барысы да пөхтә булырга тиеш. Чалбардагы «стрелка»сы урынында, төймәсе үз урынында булырга тиеш. Ә мин җайладым: хәзер «стрелка»ны үзенә ничек кирәк, шулай үзе үтүкли. Ә төймәле күлмәкләр урынына бөгәрләнми торган футболкалар ала башладым. Менә шулай җайлашабыз, юллар табабыз инде.

Зәйнәб апа, еллар буе бергә булып, арада булган яратуны һәм мәхәббәтне ничек сакларга?

Бер булса, була инде ул. Беләсеңме, хәзер яшьләргә ничек кирәк: килде, күрде, гашыйк булды. Кеше шунда ук ошарга һәм гел шундый булып калырга тиеш. Әгәр алай булмаса, яшьләр араны өзә дә ташлый. Кешенең кайбер сыйфатларын күрми дә калырга була, ә алар тора-бара ачыла. Кайвакыт кешегә киңәш бирү, төзәтү аны яхшы якка үзгәртә. Шундый мизгелләрне исәптә тотып, бер-береңә сабыр булырга кирәк. Без үзебездә булмаган сыйфатлар булган кешене сайлыйбыз. Шул сыйфатларны күрә белү, күрә белергә тырышу ул – тормышның төп кагыйдәсе. Эзләнергә кирәк. Без бит ризык сайларга яратабыз, ашка тозны да артыгын салмыйбыз.

Сез шигырьләр дә язасыз дип беләм. Аларны көйгә салып җырлаганыгыз бармы?

И-й, хыялланган булып йөрим инде. Үземнең шәхси бер-ике җырым бар. Дөресен генә әйткәндә, җырлар өстендә эшләгәнем юк, алар архивта тора. Кайвакыт программада җырлар җитмәгәндә, аларны актарып чыгарып башкарам. Кайвакыт рәсем ясап аткан чакларым да була, чөнки күңел халәте шундый була. Гомердә ясаганым да юк, белмим дә, тик башыма китереп бәрсә, эшлим.

Хәзер концертлар сирәгрәк куя башладыгыз, бу нәрсә белән бәйле?

Без бик популяр булган вакыт шактый булды, гастрольләргә күп йөрдек. Ә кеше алай концертлар куярга чыкканда, төркемен ышандырып, аларга түләү ягын да уйларга тиеш бит. Бүгенге көндә без популяр, әмма барыбер «кассовость» дигән әйбер кими, чөнки халык шулай ук эзләнә, ниндидер яңалыкка тартыла. Бүгенге көндә дә без тик тормыйбыз, эшлибез, әмма төркем туплап, гастрольләргә чыкканыбыз юк. Бәлки, халыкка кабат бер реклама кирәктер. Без иҗатта, без дә эзләнәбез, гел тере тавышка җырлыйбыз. Бүгенге көндә иң мөһиме ул – үзеңнең хезмәтеңә тугры булып калу һәм үз өстеңдә эшләү. Мин гомер буе иҗат юлында, киләчәктә дә иҗат итәчәкмен, шуңа без үзебез халыкка тугры булып калабыз.

Бүгенге көндә күп җырчылар сәхнәдә дә җырлый, шуңа өстәп, бизнес белән дә шөгыльләнә. Бу дөресме икән?

Заманасы шул бит. Юкка гына «ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип әйтмиләр бит. Бу хатын-кызга да кагыла. Вакыт үтү белән кешедә яшерен талантлар ачылырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә берничә юл биргән булса, кеше барысын да алып барырга тиеш. Хәзер бик кызыклы замана, телевидение, радио, интернет челтәрләре аша үз тормышыңны бөтен яклап күрсәтеп була. Кеше төрле юнәлештә үзен эзләп, сынап карап, башкалар белән бүлешеп карарга тиеш, үз эчендә генә яткырырга кирәкми. Кыенсынып кына тәкъдим иткән әйбер кемнеңдер күңелендә барыбер урын ала.

Бер концертыгызда Айзилә Батырхановага тәкъдим ясадылар. Моның хакта алдан белдегезме?

Юк, белмәдек. Наил Зөфәр абыеңа «намек» биргән. «Килеп китим әле, сәхнәдән бер-ике сүз әйтәсем бар», – дигән булган. Бу безнең өчен дә бик матур сюрприз булды.

Гомумән, концертларда сәхнәгә чыгып, тәкъдим ясауга ничек карыйсыз?

Беләсеңме, һәр чорның үзенә хас заманча күренеше бар. Совет чорында, сугыштан соңгы чорда да үз яңалыклары булган. Бу тәкъдим ясауга килгәндә, ул «мода»ны күреп, куллана белүчегә нәрсә әйтәсең инде. Афәрин, бик яхшы.

Ә Зөфәр абый сезгә тәкъдимне ничек ясаган иде?

Институтта укыганда, безне практикага бүлә башладылар, икебез ике төрле җиргә эләктек. «Зөфәр, болай булмас инде, әйдә өйләнешик», – дидем. Ул аны хәзер дә искә төшереп сөйли. Бәлки, алай итмәгән булсак, бергә калмаган булыр идек, белеп булмый. Шул заманда хәл иттек тә куйдык. Без бик кызу, өлгер кешеләр.

21 яшьтә кияүгә чыккансыз, иртәрәк булмадымы?

Яшь чак инде, әйе. Бүтән халәттә кияүгә чыкканым юк бит, бәлки, сайланыбрак йөргән булсам, утырып та калыр идем. «Кызганда тимеренә сугарга кирәк» дигәннәр бит. Ата-бабаларыбыздан калган сүз дөресрәктер дә. Бүген дә шул ук сүзләр актив булса, бәлки, әйбәтрәк булыр иде.

Сез улыгыз, киленегез белән бергә яшисез, авыр түгелме? Аш-су бүлмәсендә ике хуҗабикә була аламы?

Балалар белән яшәү нишләп авыр булсын. Аш-су бүлмәсенә килгәндә, алар үзләренчә әзерли, теләгәннәрен ашый, без Зөфәр белән үзебезчә тукланабыз. Шуңа күрә, андый проблемалар юк, Аллаһка шөкер.

Рәхмәт сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар