Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова югалту кичерә

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова югалту кичерә
"Татар-информ" архивы

«Дус, туган, олы йөрәкле, талантлы да, булган да, уникаль кешебез Фаяз, синең турыда көннәр буе сөйләргә була. Эшләгән эшләрең белән айлар буе сокланып торырга була. Сине бик юксынабыз. Эх, иртә булды бу якты дөньялардан китүең... Авыр туфрагың җиңел, урыннарың җәннәт түрендә булсын!» – дип язган социаль челтәрдәге битендә Татарстанның халык җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова.

Җырчы, мәрхүм туганын юксынып, видеотезмә ясаган. Аңа Әнвәр Нургалиевның «Күзен йомган тәрәзәләр» дигән яңа җырын куйган.

Видеода күренгәнчә, Фаяз әфәнде чәчәкләр яраткан, бигрәк тә яран гөлен үз иткән, хәтта лимон да үстергән. Ә Яңа ел кичендә Кыш бабай булып киенеп, балаларны да куандырган ул.

«Интертат» җырчының һәм мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100