Бүген Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың туган көне. Җырчыга 56 яшь тулды. Туган көне уңаеннан ул тамашачыларын яңа җыры белән сөендергән. «Туган көнемдә миннән сезгә яңа җыр», – дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең социаль челтәрендә һәм Гөлфия Шакирова сүзләренә Мурат Гайсин иҗат иткән «Ал розалар» җырын куйган.
«Ал розалар, ал розалар бүләк итә идең,
Урап-урап сөю назына.
Ялкын мәхәббәттән тик бер очкын калмады,
Ник калмады икән аз гына?» – дип җырлый Зәйнәб.
Язылучылары пост астында җырчыны туган көне белән котлаган. «Туган көнегез котлы булсын, Зәйнәб ханым. Саулык телим сезгә, гомернең озынын, иҗат чишмәгез саекмасын! Бик яратам, хөрмәт итәм! Җыр һәрвакыттагыча искитмәле», – дип котлыйлар Зәйнәб Фәрхетдинованы челтәрдәге дуслары.
Халык артистын Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ләйсән Гыймаева, Алсу Хәбибуллина, Алсу Фазлыева кебек җырчылар да котлаган. «Ихлас котлыйм сезне, Зәйнәб апа. Сез – искиткеч талантлы, матур кеше! Сокланам, яратам!» – дип язган Ләйлә Дәүләтова.