Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова «такмаклар җырлыйсың» дигән ханымга озын итеп җавабын язган

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова «такмаклар җырлыйсың» дигән ханымга озын итеп җавабын язган
"Татар-информ" архивы

Зәйнәб Фәрхетдинованың иҗатын халык ярата. Шуңа да артистның образлары һәм җырларына карата фикерләрен белдереп торалар. Җырчы үзе дә җавапсыз калмый.

«Такмаклар, тиз җырлар күп җырлый башлады» дип шелтә язган ханымга ачуланмыйм. Рәхмәт сезгә! Иҗатым белән кызыксынып бәя биргәнегез өчен. Әйе, җырлыйм, күңел шулай тели. Миңа калса, алар бик позитив, тормышчан була ала.

Башкарганда кушылып җырларга, биергә теләүчеләр күп бит. Халык артисты булгач, мин бер урында басып, матур кием киеп, һәйкәл кебек кенә торырга тиеш түгел бит инде, җәмәгать. Үзегез беләсез, сәхнәдә тик кенә тора алмыйм, биеп җырларга яратам бит инде, гаеп итмәгез. Сәхнәгә аяк басканнан бирле биеп тә, моңсу җырлар белән тулы чыгышлар да күп булды. «Мин сине яратам», «Әннәги»… искә төшереп саный башласаң, бар ул биетә торган җырлар…

Без төрле-төрле. Карап торганда барыбыз да – кешеләр, хис бер булса да, тоемлау төрле, бертөрле була алмыйбыз, ризалашырсыз бит?! Ике бертөрле кеше табып буламы, эзләп кара! Егылып китеп эзләсәң дә, юк ул. Кеше уйлап тапкан закон, кагыйдәләр бар. Менә аларны үтәргә кирәк, шулай бит. Тыныч көндә дә көтмәгәндә үзгәрешләр булып куя», – дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Җырчы белән килешүчеләр шактый күп булган.

«Афәрин, Зәйнәб ханым! Бик дөрес сүзләр язгансыз. Сез үзегезнең юлда. Шулай дәвам итегез. Сезнең яшьтәгеләр һәм олыракларга да сездән үрнәк алырга кирәк. Сез – бик олы шәхес», «Молодец, Зәйнәб ханым! Басып торып та, биеп тә җырлыйсыз» дигән комментарийлар калдыручылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100