Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова пижамалы фотосын күрсәтте

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова пижамалы фотосын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

«Социаль челтәрдәге битемдә комментарийлар арасында «бу костюммени, пижама кебек бит» дип язганнар. «Стилистлар куша, заман таләп итә дип, имиджыгызның юнәлешен үзгәрткәнсең», – дигәне дә бар.

Юк, кушу буенча киенмим дә бит. Пижамага килгәндә, мин үзем аны шушындый була дип уйлыйм, шуны киеп, сезгә дә бер фото куям әле. Гөлназ Сәфәрова бүләк итте. Шундый яхшы кием, кысан киемнәрдән соң рәхәтләнеп киеп куясың, йокың да татлы була. Бу –концерт костюмы түгел инде сиңа. Шундый уңайлы, тәнгә рәхәт», – дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Нинди генә халәттә, нинди генә кием киеп чыкма, искитмәле чибәр, матур татар хатыны булып чыгасыз. Сокланабыз. Яратабыз. Хөрмәтебез чиксез»;

«Сөйләгәннәр, әйдә, сөйләсен. Ә син җырла, Зәйнәб! Чибәрләнә генә барасың»;

«Бик матурсың. Көн саен яңа образ, барысы да килешә»;

«Беркемне дә тыңламагыз! Гөлназ беркайчан да начар бүләк бирми», – кебек комментарийлар калдырган җырчының иҗатын һәм тормышын күзәтүчеләр.

Татар халык җырчының күпсанлы тамашачылары «бик килешә», «шәп», «бик матур» дип бәя биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100