news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Минем сезнең белән бүлешер яңалыгым бар!»

news_top
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Минем сезнең белән бүлешер яңалыгым бар!»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты социаль челтәрдәге сәхифәсендә чын мәгънәдә интрига ясаган.

«Минем сезнең белән бүлешер яңалыгым бар! Ишетергә телисезме?

Миннән алданрак әйтеп карагыз әле. Беренче дөрес җавап бирүчегә бүләк бар! Җиңүченең телефонына 1 мең сум акча салам», – дип язган ул.

Зәйнәб ханымның виртуаль дуслары нәрсә генә фаразламаганнар: «Сез Печән базарында 30 июльдә чыгыш ясыйсыздыр»,«Улыгыз өйләнәдер», Кайнана буласызмы әллә?», «Онык тудымы?», «Яңа клип яки җыр!», «Ял итәргә барасыз?!», «Булат-Акбулат өйләнә»,«Шәп концерт булачактыр, бәлки», «Депутат буласызмы әллә», «Юбилей көтелә?» – дип язганнар алар.

«Әллә бәбигә уздыңмы?» – дип җырчыдан бала «таптыручы» да табылган.

Әгәр дә сезнең башка вариантыгыз бар икән, рәхим итеп Зәйнәб ханымның үзенә языгыз, бәлки бүләк нәкъ менә сезне көтәдер. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар