Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Кая гына җиткерергә ул акчаны?»

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Кая гына җиткерергә ул акчаны?»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова виртуаль дуслары белән күңелендәге уй-кичерешләре белән уртаклашты.

"Дөньядагы үзгәрешләр бик борчый. Кәеф булмаса, ничек яшәргә? Телевизор, интернет, радиодан яңалыкларны тыңлыйсы килмәгән вакытта да, уңай якка үзгәрешләр бар микән, дип көтеп аласың. Үземнең әллә ни яңалыгым юк, әмма дөньядагы үзгәрешләр бик борчый, мине генә түгел, бар кешелекне.

Яңа җырларымны әзерләп утырганда, үзем сезнең янга яңа концертлар белән барып җитеп булыр микән дип уйлыйм... Җырын тыңларга, концертка, ял итәргә барырга да өлгерергә була, әгәр тынычлык, күңел ышанычын акларлык тотрыклылык булса.

Тартып-сузып яшәгәндә, соңгы эшеңнән дә мәхрүм калсаң, вакытында эш хакың килеп тормаса, күтәренке рух каян булсын? Халыкның концертка барып ничек итеп җыр тыңлап утырасы килсен инде? Кая гына җиткерергә ул акчаны?

Дөнья хәлләре үз эшен эшли бит... Шунысы өметләндерә, барысы да уңай хәл ителер дип ышанабыз! Барыбыз өчен дә бу тыңгысызлыклар уңай һәм тизрәк хәл ителсен. Дөньялар тынычланып, илдә кайгы-хәсрәткә урын калмасын! Әйе, көтәбез, көтәбез", - дип язган Зәйнәб ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2022
    Исемсез
    Бик борчылсаң, "в поддержку" концертта катнашмас идегез әле
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100