
Иҗади гаилә Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның улы Акбулат Мальдив утрауларында туй уздырган. Акбулат белән Әдиләнең туенда ике яктан да әти-әниләре катнашкан. Бәйрәм бик матур, романтик рухта үткән.
«Безнең бирегә килүебезнең төп сәбәбе – туебыз. Мин хәзер Әдиләне беренче тапкыр туй күлмәгеннән күрәчәкмен», – дип сөйли Акбулат сторисларында. Тантана башланыр алдыннан гүзәл кәләшен күреп күзләре яшьләнүен дә яшерми.
Ресторанда утырганда әтиләре Зөфәр Билалов кәләшкә алтын чылбыр бүләк итә. «Бу бүләк киләчәктә сезгә бәрәкәт китерсен. Гомерегезнең соңгы көненә кадәр бер-берегезне кадерләп, саклап яшәгез», – дип, матур теләкләрен тели ул балаларына.
Матур видеокадрларны социаль челтәрләрдә Зәйнәб Фәрхетдинова да күрсәтә. «Бәхетле булыгыз, балалар», – ди яза ул, видеоларда улы белән киленен билгеләп.
Акбулат белән Әдилә 2024 елда никах укытканнар иде.