«Пятница» каналында бара торган «Адский шеф» тапшыруының бер чыгарылышын Татарстанда төшергәннәр. Ул 8 ноябрьдә күрсәтелде.
Тапшыруда катнашучылар Сабантуй бәйрәмендә дә булган. Алар татар ашлары мотивлары буенча ризыклар әзерләгән. Икенче сынауда пешекчеләр татар апалары белән көч сынашкан. Ә җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова пешекчеләрнең хезмәтенә бәя биргән. Бер өзекне ул социаль челтәрдә дә күрсәтте. «Адский шеф» тапшыруында катнашуыма бик шат идем. Оештыручыларга рәхмәт», – дип язган ул.
Тапшыруны тулысынча: