Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова гаиләнең нинди очракта сакланып калуы турында сөйләде

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова гаиләнең нинди очракта сакланып калуы турында сөйләде
"Татар-информ" архивы

«ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова җырчының съемкаларга гел вакытында килүен ассызыклады.

«Йокыдан торырга авыр. Мин төнге кош – ябалак. Тырышам инде, янып-көеп иҗат дип яшим. Мин җитешмәгәнне өйдәге эшләрне егетләр башкара. Әйтсәң... Зөфәр дә, әйтсәң, башкарырга мөмкин. Минем үземнең бәдрәфем ватылганга ярты ел бар инде. Шуны рәтләп куючы юк. Өйдә калган кешегә эчем поша, бөтен әйберне чыгарып, мин аны күптән ясап куяр идем», – дип сөйләде Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Мин күргәнне син күрмисеңмени, дип, мин дә әйтеп куям», – дип хуплап куйды җырчыны Лилия Кадыйрова.

«Сез икегез дә иҗади көчле кешеләр булгансыз, андый кешеләргә сәхнәдә генә түгел, тормышта да бергә яшәү җиңел булмагандыр. Шул мөнәсәбәтләрне, Зөфәр – Зәйнәп гаиләсен нәрсә саклап калды икән?» – дип сорады алып баручы.

«Кешенең үзеннән тора инде. Иң беренче чиратта, хөрмәт булырга тиеш. Мәхәббәт белән генә булмый, ихтирам кирәк. Мәхәббәт булган инде. Сөеп-сөелеп кенә яшәп тә булмый. Тормышның таләпләре катлаулы.

Аннары мәхәббәт булмаса, кеше белән аңлашып, озак еллар торып булмый. Ул хөрмәткә әверелә. Кешегә мохтаҗлык булырга тиеш, киңәшләре кирәк була. Матурлык, кыяфәт белән генә дә түгел. Кешене тышкы кыяфәт белән генә алдырып булмый, гел мәхәббәт белән генә дә яшәп булмый. Мәхәббәт хөрмәт белән үрелеп барырга тиеш.

Бер-береңне аңлый белү, күрү, бер-береңә кирәклегеңне белү кешене яшәтә дә инде. Без никадәр көчле, нинди булдыклы булып тотынсак та, без булдыра алмаган эшләр күп, ир-ат эше ул, тыгылырга кирәкми. Менә шул унитаз гына да», – дип сөйләде җырчы ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында.

«Зәйнәп апа кайтканчы бәдрәфне ясап куегыз бүген үк. Эләгә алайса», – дип шаяртты Лилия Кадыйрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100