news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова «Елмай» паркында «Су буйлап» фестивален оештыра

news_top
Зәйнәб Фәрхетдинова «Елмай» паркында «Су буйлап» фестивален оештыра
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

19 июльдә, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Казанның «Елмай» паркында «Су буйлап» дип аталган фестиваль үткәрә. Чара кунаклары татар эстрадасы артистлары чыгышын тыңлап, остаханәләрдә, төрле күңелле уеннарда катнашып, фестивальдән ямь-тәм таба ала.

Парк сәхнәсендә татар эстрадасының танылган артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Марат Яруллин, Рәсим Низамов, Зөфәр Билалов, шулай ук «Ямьле» төркеме, «Генезис» хоры һәм башкалар чыгыш ясый.

Чара кунаклары остаханәдә татар халкының милли бизәкләре төшерелгән брелок ясый, шулай ук интерактив уеннарда, бүләкләр уйнатуда катнаша ала.

«Су буйлап» фестивале 19:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар