Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бүгенгедәй шартлар булса, авылда сыер савучы булыр идем»
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова соңгы арада образларын гел алыштырып тора, карап кына өлгер. Бүген исә ул чәчәкле күлмәкләрен, модалы сапогиларын кырыйга куеп, гап-гади сыер савучы киеменнән төшкән фотосын куйган. Баксаң, танылган җырчының авылда калып, сыер савучы булып эшләү нияте дә булган икән.
Мәктәпне бетергәч, ел буе фермада сыер саудым. Шулай тиеш, бер елыңны эшләмичә китәргә ярамый иде. Хәтерлим, ак халат киеп, район ярышында катнашканымны. Авыр да, кызыклы да булды.
Сагынып сөйләргә генә хәзер, ә чынлап та булган хәл бит. Барысы да хәтердә, пьедесталга менеп басып, комсомол җитәкчесенең кулыннан котлау грамотасы, бүләк алганнар.
Колхозларда яши торган, җир эше белән шөгыльләнүчеләрне, авыл хезмәтчәннәрен котлыйсым килә. Рәхмәт тырыш хезмәтегез өчен. Авылда яшәү катлаулы да, зур хезмәт таләп итә торган да тормыш. Хәер, бүген уңайлыклар тудырыла анысы, җиң сызганып, кадерен белеп эшлә генә.
Бәлки, безнең чорда бүгенгедәй җайлы шартлар булса, мин дә әллә кая китеп тормыйча, авылда сыер савучы булыр идем. Язмыштан узмыш юк! Бәхетле бул! – дип язып куйган җырчы.
Җырчының тамашачылары исә «талантны салып таптап булмый» дигән фикердә. «Җырлау сәләтең барыбер килеп чыгар иде. Син – молодец кеше, бу тормышта үз урыныңны таптың», «Матур кеше кайда да матур инде», «Булган кеше барысын да булдыра. Нинди матур, моңлы җырлар белән халык күңелен ачасыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, Зәйнәб ханым», «Яулык килешеп тора, халатың да шәп. Фермер булу да килешә сезгә, апакай», – дип яза алар.