Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бүген иртән торып, көзгегә карагач...»

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бүген иртән торып, көзгегә карагач...»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты, ни кызганыч, олагаяюына, йөзендә үзгәрешләр барлыкка килүенә күңелсезләнгән. Нишләтәсең, бу котолгысыз, табигатьнең әлеге кырыс кагыйдәсе белән килешми һич мөмкин түгел...

«Бүген иртән торып, көзгегә карагач, үземне танымадым... Үзгәрдең, Зәйнәб, бик күпкә үзгәрде-е-ең...

Эчке халәтнең һаман бертөрле буласы килсә дә, вакыт бара, еллар агыла, ә авыртасы, җыерчыкланасы, олыгаясы килми... «Кая анда картаю, юк ла, карт аю, әнә, урманда!» – дип җавап бирә эчтән кемдер. Кемдер түгел инде, шул эчке тавыш. «Мин бу, үзем инде, курыкма, нәрсә аптырап калдың, көзгедән үзеңне беренче тапкыр күрдеңме әллә!» – дип бер дә җавапсыз калмый тешләк күңелем. Шулай эчтән генә тарткалашып алгач, кәеф тагын күтәрелеп китә, кыенлыклар онытыла. Әйдә, Зәйнәб, бер концерт куй булмаса, күңелең дә күтәрелер бераз, халыкка яңа җырларыңны тыңлат, аралашып ал, җырлагач, күңелгә генә түгел, «душа»га да җиңел булып китә ул, дим. Киләсезме Филармониягә 27 май көнне, очрашабызмы?» – дигән Зәйнәб ханым социаль челтәрдәге дусларына.

«Киләбез, әлбәттә. Ходай Тәгалә насыйп итсен...», «Сез искиткеч хатын-кыз. Халкыбызның моңлы сандугачы. Әле бик озак еллар сәхнә түрләрен балкытып торырга язсын. Еллар ага инде ул, мин дә соңгы вакытта көзгегә карамаска тырышам...», «Сезгә карап, әле яшьләр дә соклана! Яңа имиджыгыз бик зәвыклы, килешә үзегезгә. Тере тавыш белән җырлаганыгыз өчен аерым рәхмәт. Бу бик сирәк күренеш бүген. Концертка да киләбез, тик тере тавыш була күрсен», – дип язганнар җырчыга.

Гомумән, картаям дип юкка борчыла бугай җырчы. Фотодагы Зәйнәб Фәрхетдинова искиткеч матур, яшь, бер дә карт күренми әле. Күзләре нур чәчеп тора, тешләре энҗе кебек төзелеп киткән, чәчләре бөдрәләнеп иңбашына төшкән, тез гәүдә, голливуд елмаюы… Күзләр тимәсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100