news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бик яратам кыска итәк. Киям әле!»

news_top
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бик яратам кыска итәк. Киям әле!»
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова үзгәрешләрдән курыкмый, яңа образларын еш тәкъдим итә.

«Бик яратам кыска итәк. Алдагы чыгышларда киеп чыгам. Киям әле, киям. Дөньясы тәгәрәп китсен шунда. Эшләпә килешсә дә, бик яратып бетермим, әмма образны тулыландыру өчен кияргә мөмкин. Безгайбә», – дип яза ул социаль челтәрдә.

«Киегез рәхәтләнеп, сезгә килешә», «Сер бирергә тиеш тә түгел син, Зәйнәбебез! Искиткеч кабатланмас тавышың булу өстенә син – иң затлы иң мәгънәле сандугачыбыз да», «60 яшьтә дә кимәгәч, кайчан кияргә инде аны? Тәгәрәп китсен дөньясы» кебек комментарийлар калдырганнар җырчы куйган видеога.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар